Әлмәт предприятиесе территориясендә калдыклар яндырылган

2021 елның 10 марты, чәршәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары планлы рейд барышында Әлмәт шәһәренең металл базасы территориясендә кара һәм төсле металл калдыкларын яндыру фактын ачыклаган.

Вазыйфаи затка карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.2 статьясының 1 өлеше («Җитештерү һәм куллану калдыкларын җыю, туплау, ташу, эшкәртү, утильләштерү яки зарарсызландыру вакытында әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләрне үтәмәү») буенча беркетмә төзелгән. Предприятиенең федераль объект карамагында булуын күздә тотып, эш материаллары карап тикшерү һәм карар кабул итү өчен Әлмәт районы буенча суд участогының җәмәгать судына җибәрелгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International