Экологлар Әлмәт шәһәре укучыларына мини-лабораториядә тәҗрибә күрсәткән

2021 елның 12 марты, җомга

Әлмәт шәһәренең «Нур» татар телендә белем бирүче урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары су, һава, туфракны анализлап, шулай ук яшелчәләрдә һәм җиләк-җимешләрдә нитратлар микъдарын мөстәкыйль билгели алачак. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсенең Аналитик контрольлек буенча махсус инспекциясе белгечләре, әйләнә-тирә мохиткә карата практик күнекмәләрне, тикшеренүләрне үстерү максатында, балалар өчен интерактив дәрес үткәргән. «Пчелка-У/хим» өйрәтү мини-экспресс лабораториясендә укучыларга индикатор трубкалар һәм тест-системаларны буяу мисалында экспериментлар күрсәтелгән һәм анализ ысулы турында аңлатылган. Балалар кызыксынып тыңлаганнар, күзәткәннәр һәм дәрестә актив катнашканнар. «Мондый мавыктыргыч чаралар уңайлы әйләнә-тирә мохит булдыруга кызыксынуны уята, табигатьтә үз-үзеңне дөрес тотуның экологик культурасын формалаштыра», – дип сөйләделәр мәгариф учреждениесе педагоглары.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, мәктәп балаларына экологик тәрбия бирү «Экология» илкүләм проектын гамәлгә ашыруның иң мөһим юнәлешләренең берсе булып тора. Дәрес кысаларында балалар белем алу белән беррәттән, дәресләрдә үзләре дә турыдан-туры катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International