«Сакчыллык күрсәтеп саклыйбыз». Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе хезмәткәрләре Бөгелмә районы укучыларының белемнәрен күтәргән

2021 елның 15 марты, дүшәмбе

«Табигатьне бергәләп саклыйк» – Татарстан Республикасы Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе хезмәткәрләре Кече Бөгелмә урта мәктәбе укучыларына үткәргән экологик дәрес темасы. Дәрес барышында укучылар танып-белү формасында кешенең «экологик эз» күрсәткечләрен киметеп, кәгазь пакетларны кулланып, калдыкларны сортларга аерып, акцияләрдә, өмәләрдә катнашып, нишләтергә мөмкин икәнлеген белгәннәр.

«Тиздән барлык белем бирү учреждениеләрендәге укучылар язгы каникулга чыгачак. Шунысы мөһим, балалар саф һавада йөргәндә табигатькә сакчыл караш кагыйдәләре турында онытмасыннар иде. Бу максатта балалар белән бергә төче сулы сулык төшенчәсен тикшердек, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясын, шулай ук анда яшәүчеләрне өйрәндек», – дип аңлатты Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарә белгече Марат Узаков.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International