Әлмәттә Р.Фәхретдин урамы буенча пычрак кар ташлау факты ачыкланган. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары АЗСта 50 куб.метр күләмендә кар көрте ясаган хокук бозучыны эзләү белән шөгыльләнгән.
Экологлар ачыклаганча, пычрак карны бирегә сәүдә компаниясе территориясеннән китергәннәр. КамАЗ шоферының законсыз гамәлләре нәтиҗәсендә 200 кв. метр мәйданлы җир кишәрлеге чүпләнгән. Ачыкланган бозу факты буенча гаепле зат Административ хокук бозулар турында ТР кодексының 3.6 ст. буенча («Җирлекләр һәм шәһәр округлары территорияләрен төзекләндерүнең муниципаль кагыйдәләрен, калдыклар белән эш итүнең муниципаль кагыйдәләрен бозу») административ җаваплылыкка тартылган, бирелгән күрсәтмә кысаларында кар чүплеген бетерү бурычы шулай ук хокук бозучыга йөкләнгән.