Әлмәт шәһәренең сәүдә базасы территориясендә калдыклар яндырылган

2021 елның 19 феврале, җомга

Калдыкларны ташлау һәм яндыру юлы белән юкка чыгарганнар. Шәһәрнең сәүдә-сатып алу базасы территориясендә бинаны арендага алган Әлмәт эшкуары чүп-чарны юк итүнең шундый җиңел ысулын сайлаган. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Объездной трактта 27 кв.метр мәйданда җиһаз җитештерүдән барлыкка килгән калдыкларны туплау фактын ачыклаган. Әлеге факт буенча шәхси эшкуарга карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.2 ст.1 өлеше («Җитештерү һәм куллану калдыкларын җыю, туплау, ташу, эшкәртү, утильләштерү һәм зарарсызландыру вакытында әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләрне үтәмәү») буенча административ беркетмә төзелгән. Моннан тыш, административ тикшерү кысаларында, шәхси эшкуарда калдыкларны тапшыруга махсуслашкан оешмалар белән төзелгән килешүләрнең булмавы, куркыныч калдыклар паспортларының булмавы һәм барлыкка килгән калдыклар хәрәкәтенең исәпкә алып барылмавы ачыкланган, шуның өчен гаепле зат шулай ук Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.2 ст. 9 һәм 10 өлешләре буенча җаваплы булачак. Шәхси эшкуарга, кылынган хокук бозулары өчен, 170 мең сумга кадәр штраф яный.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International