«ВДС» сәүдә йорты» ҖЧҖ калдыклар хәрәкәтен контрольдә тотмаган өчен 1 млн сумнан артык акча түлиячәк

2021 елның 26 феврале, җомга

Административ тикшерү кысаларында ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары барлыкка килгән калдыкларны исәпкә алу журналының һәм эшләнелгән һәм килештерелгән паспортларының булмавын ачыклаган, моннан тыш, компания әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ясаган өчен дә түләмәгән. Административ җәзаны үтәүдән качу сәбәпле, хокук бозучыга карата шулай ук Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 20.25 статьясының 1 өлеше буенча 3 беркетмә төзелгән һәм оешманың теркәлү урыны буенча Смоленск шәһәре җәмәгать судына җибәрелгән. Әлеге карар нигезендә, штрафның төп суммасыннан тыш, «ВДС» сәүдә йорты» ҖЧҖ 900 мең сум күләмендә өстәмә штраф та түләргә мәҗбүр булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International