Су һәм һаваны лаборатор анализлау һәм тикшерү турында ТР Экология министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгечләре Чаллы шәһәренең 41 нче мәктәбенең «Экоотряд» лагеренда катнашучылар өчен сөйләделәр. Балаларны экологик күзәтчелек бүлеге эше белән таныштырдылар һәм экологларның кораллануында булган техник чаралар турында сөйләделәр.
Чаллы шәһәренең 22нче мәктәбендә «Яшь экологлар слеты» узды, анда укучыларның уку елында экологик эшләренә йомгак ясалды. Слетка шәһәрнең иң актив 50дән артык яшь экологы һәм аларның җитәкчеләре чакырылган.
Чаллы шәһәренең «Орион» яшьләр үзәгендә «Яшел дөнья-2023»15 нче шәһәр социаль-экологик реклама фестиваль-конкурсына йомгак ясалды. Фестиваль-конкурс «Экоактив» экологик берләшмәләр үзәге һәм «Орион» яшьләр үзәге инициативасы белән, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе һәм Чаллы шәһәре Башкарма комитетының яшьләр эшләре идарәсе ярдәме белән үткәрелә.
Татарстан Экологлар көненә багышланган төбәкара экомарафонга кушылды. Чаллыда «Экология» илкүләм проектының «Экосистема: яшел эшләр марафоны» һәм «Россия суы» бөтенроссия экология акциясе кысаларында Кама, Мәләкәс һәм Шилнә елгалары ярларын чистарту узды. Оештыручылар - шәһәр администрациясе белән берлектә ТР Экология министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе.
Бүген Халыкара балаларны яклау көне билгеләп үтелә. Бу көнне нәниләр өчен күңел ачу программалары, концертлар һәм башка кызыклы чаралар уздырыла. Үз балаларын ТР Экология министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе экологлары да котлады.
Экология министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре 30 нчы балалар бакчасында «Табигать безнең йорт» дигән экологик бәйрәм үткәрделәр. Балалар инспекторларга шигырьләр сөйләделәр, чүп-чарны сортлый белүләрен күрсәттеләр, урманда үз-үзләрен тоту кагыйдәләре белән уртаклаштылар.
Чаллыда эшкәртелгән ток чыганакларын җыю буенча республика акциясенең икенче этабы тәмамланды.
Чаллы шәһәренең 35нче мәктәбендә «Киләчәккә өлеш» дигән беренче Республика фәнни-гамәли конференциясе узды. Жюри составына ТР Экология министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары һәм ТРда Рус география җәмгыятенең төбәк бүлеге вәкилләре керде. Финалга 36 эш үтте. Аларны дүрт секциягә бүлгәннәр: «Экология», «Биология», «Үз эшенең остасы» һәм «География».
«Чиста яр» шәһәр плоггинг-йөгереше Чаллыда Табеев яр буенда узды. Ярышларда 21 мәктәп командасы катнашты. Ә аларга «Стоя на воде» Ѕирмәктәбе вәкилләре ярдәм итте, алар көймәләрдә Кама елгасында чүп-чар җыйды. Командаларга берләшеп, активистлар чүп-чарны өч фракциягә бүлеп сортлыйлар: пыяла, пластик һәм башка калдыклар. 45 минут эчендә экойөгереш катнашучылары 80 капчыктан артык чүп җыя алдылар.
Чаллыда «Прибрежный» паркы территориясендә «Чиста уеннар» узды. Ярышлар Язгы Чисталык Кубогы кысаларында оештырылды.