Кама буе территориаль идарәсе экологлары Чаллыда зур чүплекне ачыклаган

2023 елның 29 июне, пәнҗешәмбе

Чаллы шәһәре мониторингы барышында ТР Экология министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары Минзәлә трактында төзелеш калдыкларын  ташлауны таптылар.  Чүпләнгән  участокның мәйданы 3200 кв.м, күләме - 3840 куб м.

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе мәгълүматлары буенча, әлеге участок муниципаль милектә. Чаллы шәһәре башкарма комитетына табигатьне саклау законнарын бозуның һәм чүплекне бетерүнең ярамаганлыгы турында кисәтү бирелде. Бүгенгә хокук бозуларны бетерү эшләре алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International