Чаллы шәһәренең 130 нчы «Калейдоскоп» балалар бакчасында урта төркем балаларын нәни экологларга багышлау булды. Эколятлар – табигатьнең дуслары һәм аны саклаучылар, әйләнә-тирә мохитне яратучы, саклаучы балалар. Ел дәвамында балалар өмәләрдә катнашачак, батареялар, икенчел чимал һәм макулатура тапшырачаклар һәм ТР Экология министрлыгы конкурсларында катнашачаклар.
Алабуга районы Уразбахты авылында туфракның пычрануы турындагы мәгълүмат буенча ТР Экология министрлыгының Кама яны территориаль идарәсе инспекторлары урынга чыктылар.
Кама яны территориаль идарәсе белгечләре Өлкәннәр декадасы кысаларында бүген Экология министрлыгының экологик күзәтчелекне тәэмин итү бүлегенең элеккеге хезмәткәрләре һәм атказанган экологлары янына килделәр.
Түбән Кама сусаклагычы акваториясен мониторинглау барышында Татарстан Республикасы Экология министрлыгының Кама яны территориаль идарәсе инспекторлары тарафыннан елга комы чыгаручы плавкран ачыкланды.
ТР Экология министрлыгының Кама яны территориаль идарәсе инспекторлары Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычлары акваторияләрендә күзәтчелек чараларын үткәрделәр. Прости һәм Бәтке авыллары арасындагы Куйбышев сусаклагычын тикшерү барышында белгечләр лицензияле участок чикләреннән тыш ком чыгаруны гамәлгә ашыручы плавкранны тапканнар. Барлыгы 245 тонна ком-гравий катнашмасы чыгарылган.
ТР Экология министрлыгының Кама яны территориаль идарәсе һәм Росприроднадзорның Идел-Кама төбәкара идарәсе белгечләре 52 нче Чаллы мәктәбенең 4 нче сыйныф укучылары өчен «Планетада чүп-чар» дигән эко-дәрес үткәрделәр. Экологлар ни өчен чүпләргә ярамый, калдыклар нинди була һәм аларның күпме таркала – шулар хакында сөйләделәр. Кама яны территориаль идарәсенең 1 разрядлы белгече Ләйлә Галимова балаларга «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасы турында да искәртеп узды.
Алабуга районы Колосовка авылында Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама яны территориаль идарәсе экологлары рөхсәтсез калдыклар җыю урынын ачыклаган. Пычранган урын мәйданы 420 квадрат метр тәшкил итә.
Чаллыны тикшерү барышында ТР Экология министрлыгының Кама яны территориаль идарәсе инспекторлары рөхсәтсез калдыклар җыюны ачыкладылар. Чаллы шәһәренең Минзәлә трактында эшкәртелгән шиннар һәм автомобиль детальләре сакланган. Чүпләнгән территориянең мәйданы 375 кв.м тәшкил итә, чүплекнең күләме – 112,5 куб. м.
Бүген Тукай районының Бәтке авылы районында Кама елгасына 200 мең чөгә маймычын йөздереп җибәрделәр. Балык җибәрү эше «СИБУР» һәм «Нижнекамскнефтехим» инициативасы белән оештырылды.
Алабуга районы территориясен тикшерү барышында ТР Экология министрлыгының Кама яны территориаль идарәсе инспекторлары Алабуга шәһәрендә рөхсәтсез төзелеш калдыклары җыелган урынны ачыклаганнар. Чүпләнгән территориянең мәйданы 232 кв.метр тәшкил итә.