ТР Экология министрлыгы инспекторлары Чаллыда туфракка агынтылар агызу фактын ачыкладылар

2023 елның 16 октябре, дүшәмбе

Чаллы Яр поселогында ТР Экология министрлыгының Кама яны территориаль идарәсе инспекторлары шәһәр яңгыр канализациясеннән агынты суларның җирлек рельефына агызылуын ачыклаган. Экологлар агынты су үрнәкләрен алганнар. Чаллы шәһәре Башкарма комитеты адресына әлеге агынты суларның баланс тотучысын һәм эксплуатацияләүче оешмасын билгеләү өчен гариза җибәрелгән. Ачыкланганча, әлеге локаль чистарту корылмалары шәһәр Башкарма комитеты балансында тора.

Башкарма комитетка табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуга юл куймау турында кисәтү бирелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International