Алабуга районында экологлар агынты суларны чыгару фактын ачыклаган

2023 елның 6 октябре, җомга

Алабуга районы Уразбахты авылында туфракның пычрануы турындагы мәгълүмат буенча ТР Экология министрлыгының Кама яны территориаль идарәсе инспекторлары урынга чыктылар. Территорияне тикшерү барышында җирлекнең рельефына агып төшүче суларны ташлау факты теркәлгән. Ачыкланганча, пычрану канализация коллекторын бушату нәтиҗәсендә килеп чыккан, аны эксплуатацияләү һәм карап тоту «Алабуга» сәнәгать-җитештерү тибындагы махсус икътисадый зонасы» АҖ тарафыннан башкарыла. Экологлар тарафыннан туфрак пробалары алынган. Анализ нәтиҗәсе сульфат-ионнар буенча 1,2 тапкыр һәм нитрат-ионнар буенча 1,3 тапкыр артыклык булуын күрсәткән.

«Алабуга» СҖТ МИЗ» АҖ федераль күзәтчелеккә ия булу сәбәпле, барлык материаллар Росприроднадзорның Идел-Кама төбәкара идарәсенә тапшырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International