Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары офис һәм көнкүреш биналарыннан калган, сортларга аерылмаган чүп-чар, бетон эшләнмә калдыклары, шулай ук иске автомобиль әиннары кебек чүплек өеменә тап булган. Металлургия һәм Моторная урамнары киселешендә барлыкка килгән рөхсәтсез калдыклар турында уяу гражданнар хәбәр иткән.
«Весна-2» бакчачылык ширкәте территориясендәге чүп контейнерлары өчен билгеләнгән урында биналарны сүтүдән калган, агач, пластмасса һәм башка продукция калдыклары белән тулган, чаралар күрегез! Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары «Халык контроле» системасы аша әнә шундый хәбәр алган.
Сидоровка бистәсе өстендә – кара төтен, суларга һава юк! Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсенә Чаллы шәһәрендә яшәүчеләр әнә шундый шикаять белән мөрәҗәгать иткән.
Явым-төшем сулары җирлек рельефы буйлап агып төшә. Тукай районындагы Әҗмәкәй авыл җирлегендә яшәүчеләр Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсенә әнә шундый хәбәр белән мөрәҗәгать иткән.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсенә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының бердәм дежур-диспетчерлык хезмәте аша Чаллы шәһәре Моторная урамында сары төстәге матдәнең һавага чыгарылуы турында хәбәр кергән. Тикшерү максатыннан, махсус аналитик контрольлек инспекциясе инспекторлары кичекмәстән шул урынга юл тоткан.
Бетон эшләнмәләр ватыклары, цемент калдыклары, тузган автомобиль шиннары. Бүген экологлар Тукай районында Мәләкәс елгасының су саклау зонасында 315 кв.м мәйданда 20 куб. метр күләмендә төзелеш калдыкларына тап булган. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары, җир кишәрлегенең милекчесен ачыклау өчен, “Росреестр” Татарстан буенча идарәсенә запрос җибәргән.
Чаллыда бер төркем кеше “Кайнар линия” телефоны аша, гараж кооперативы гамәлләренә карата ризасызлык белдереп, Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министрлыгына мөрәҗәгать иткән.
Чаллы предприятиесе атмосфера һавасына, чистартмыйча гына, пычрак матдәләр чыгарып яткан. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре әлеге закон бозу очрагын гражданнар мөрәҗәгатьләре буенча шул урынга барып ачыклаган.
Экспериментлар, иҗади чыгышлар һәм экопроектлар. Тукай районы “Тополек” балалар бакчасында “Яшь экологлар – табигатьне саклаучылар” семинары әнә шундый рәвештә үткәрелгән.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы инспекторлары билгеләгән административ җәза чарасын үтәүдән баш тарту Чаллы предприятиесе өчен икеләтә штраф түләү белән төгәлләнергә мөмкин.