Автомобиль төзүчеләр шәһәрендә бер предприятиедә авария булу аркасында һавага эләккән матдә карны сары төскә керткән

2020 елның 26 марты, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсенә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының бердәм дежур-диспетчерлык хезмәте аша Чаллы шәһәре Моторная урамында сары төстәге матдәнең һавага чыгарылуы турында хәбәр кергән. Тикшерү максатыннан, махсус аналитик контрольлек инспекциясе инспекторлары кичекмәстән шул урынга юл тоткан.

Экологлар билгеләгәнчә, кардагы саргылт катлам һавага химик матдә – алты валентлы хром эләгү аркасында барлыкка килгән. Пычранган мәйданның 12 566 кв.м тәшкил итүе исәпләп чыгарылган. “Моның сәбәбе – авария килеп чыгу аркасында хромлау участогыннан һавага зарарлы матдәләр эләгү: пычрак матдәләрне тотып калу һәм чистарту җайланмасы сафтан чыккан булса кирәк”, – ди экологлар.

Экология лабораториясе белгечләре санитария-саклау зонасында атмосфера һавасын тикшергән. Бәхеткә, һава пычрану ачыкланмаган. Кар һәм туфрак катламына анализ нәтиҗәләре соңрак мәгълүм булачак.

Предприятиегә карата  Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 8.1 статьясы (“Шәһәр төзелеше эшчәнлеген хәл итүдә һәм предприятиеләрдән, корылмалардан яисә башка объектлардан файдалануда экологик таләпләрне үтәмәү”), Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 8.6 статьясы (“Җирләрне бозу”) буенча административ тикшерү кузгатылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International