Автомобиль төзүчеләр шәһәренең гараж кооперативы яңгыр сулары канализациясен булдырмаган һәм туфракка калдыклар ташлаган өчен җаваплылыкка тартылган

2020 елның 24 марты, сишәмбе

Чаллыда бер төркем кеше “Кайнар линия” телефоны аша, гараж кооперативы гамәлләренә карата ризасызлык белдереп, Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министрлыгына мөрәҗәгать иткән. Баксаң, яңгыр сулары канализациясен булдырмау сәбәпле барлык сулар кооператив территориясеннән насос белән суыртылып, кырга агызылган. Моннан тыш инспекторлар рейд барышында калдыклар белән эш иткәндә дә закон таләпләрен бозуны теркәгән.Гараж кооперативы территориясендә пневматик шиннарның, люминесцент лампалар һәм пластик калдыкларының аунап ятуы билгеләнгән. Юридик затка карата Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 8.2 статьясындагы 1 өлеше (“Җитештерү һәм куллану калдыкларын җыйганда, туплаганда, транспортта йөрткәндә, эшкәрткәндә, утильләштергәндә яки зарарсызландырганда әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләрне үтәмәү”), Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 8.1 статьясы (“Шәһәр төзелеше эшчәнлеген хәл иткәндә һәм предприятиеләрдән, корылмалардан һәм башка объектлардан файдаланганда экологик таләпләрне үтәмәү”) буенча административ хокук бозулар турында беркетмә төзелгән. Закон бозучыга 350 мең сум күләмендә штраф түләү куркынычы яный.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International