Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары Мәләкәс елгасы янындагы чүплекне кем өеп куйганлыгын ачыклый

2020 елның 24 марты, сишәмбе

Бетон эшләнмәләр ватыклары, цемент калдыклары, тузган автомобиль шиннары. Бүген экологлар Тукай районында Мәләкәс елгасының су саклау зонасында 315 кв.м мәйданда 20 куб. метр күләмендә төзелеш калдыкларына тап булган. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары, җир кишәрлегенең милекчесен ачыклау өчен, “Росреестр” Татарстан буенча идарәсенә запрос җибәргән.

Су объектының  яр буе саклау полосасыннан хуҗалык эшчәнлегендә чикләүләрне санга сукмыйча файдалану факты буенча гаепле зат Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 8.42 статьясы буенча җаваплылыкка тартылачак.

Язгы ташу чорында гадәттән тыш экологик хәлләрне кисәтү чараларын хәл кылу кысаларында су объектларына рейдлар дәвам иттереләчәк. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International