ЯҢАЛЫКЛАР


16
сентябрь, 2020 ел
чәршәмбе

Васильево шәһәр тибындагы поселогында 2019 елда «Экология» илкүләм проектының «Иделне савыктыру» федераль проекты кысаларында төзелә башлаган чистарту корылмаларындагы эшләр төгәлләнеп килә. Корылмалар «Салават Күпере» торак комплексының ташландык суларын кабул итәчәк.


10
сентябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Чара «Экология» илкүләм проектының 2020 елгы барлык юнәлешләрен гамәлгә ашыруга йомгак ясауга багышланган. Оештыручысы булып «Чиста ил» калдыклар белән эш итү өлкәсендә оешмалар, операторлар һәм белгечләр ассоциациясе тора.


8
сентябрь, 2020 ел
сишәмбе

Бүген «Татмедиа»да Татарстанның экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков катнашында матбугат конференциясе узды. 


4
сентябрь, 2020 ел
җомга

Анда катнашу өчен Татарстан Республикасының гомуми белем бирү мәктәпләре, лицейлар, гимназияләр һәм өстәмә белем бирү учреждениеләре укучылары һәм педагоглары чакырыла.


2
сентябрь, 2020 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан нефть, газ, химия форумы – 2020 форумы кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин катнашында «Экология» илкүләм проекты» темасына түгәрәк өстәл уза.

Бүген Kazan Expo күргәзмә үзәгендә Татарстан нефть, газ, химия форумы ачылды.  Эш программасының беренче көне кысаларында «Экология» илкүләм проекты» темасына түгәрәк өстәл узачак.


13
август, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Кама елгасының сул як ярында койма дамбасын реконструкцияләү эшләре тулы күләмдә финансланган.


24
июль, 2020 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында Түбән Кама районының экология мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Эшлекле очрашуда ТР экология министры Александр Шадриков, Түбән Кама районы башлыгы Айдар Метшин, Казан (Идел буе) федераль университетының Экология һәм табигатьтән файдалану институты, «ТР Төп инвестиция-төзелеш идарәсе» ГКУ вәкилләре, район территориясендә экологик проектларны гамәлгә ашыручы подрядчы оешмаларның җитәкчеләре катнашты.  

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Фәннәр академиясенең А.Н. Северцов исемендәге Экология һәм эволюция проблемалары институты директоры Вячеслав Рожнов белән очрашкан. Бу хакта республика башлыгының рәсми сайтында хәбәр ителә. Төбәктә «Ак Барс» песиләренең сирәк төрләрен өйрәнү үзәген оештыру проекты – фикер алышу предметы булган.


23
июль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Иртәгә Казанның Авиатөзелеш районындагы Лесное күлендә экологик акция узачак. Рус география җәмгыятенең Татарстан Республикасындагы төбәк бүлекчәсе волонтерлары яр буе территориясен тәртипкә китерәчәк, А.А.Леонов исемендәге су асты тикшеренү отряды аквалангистлары күл төбен чистартачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International