Җирләр торгызылган. Татарстанда «Экология» илкүләм проекты кысаларында тупланган экологик зыянның беренче объекты бетерелгән

2020 елның 20 ноябре, җомга

12,6 мең квадрат метрлы урынны чистартып кына калмыйча, яшелләндергәннәр дә. «Чиста ил» федераль проекты кысаларында Саба районының Шәмәрдән авылында бозылган җирләрне рекультивацияләү эшләре төгәлләнгән.

Исегезгә төшерәбез, эшләр 2020 елның июнендә башланган иде. Техник этап – битум һәм нефть пычранган грунт калдыкларын алу һәм утильләштерүгә тапшырганнан соң, подрядчы оешма биологик рекультивациягә – туфракка уңдырышлы катлам салу һәм орлык чәчүгә керешкән.

Башкарылган эшләр күләме 76,6 млн.сум тәшкил иткән, ә гамәлгә ашырылган чаралар комплексыннан уңай үзгәрешләрне 6 мең авыл кешесе тойган инде.

Билгеләп үтик, Татарстан Республикасы территориясендә «Экология» илкүләм проектының «Чиста ил» федераль проектын  гамәлгә ашыру кысаларында тагын 2 чүплекне рекультивацияләү эшләре алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International