200 эковолонтер бүген Казансу ярын чистартты

2020 елның 17 октябре, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы «Чиста ярлар» марафонына кушылды. «Россия суы» бөтенроссия акциясе кысаларында елгалар һәм күлләрнең ярларын чүп-чардан чистарту буенча волонтерлык чаралары бер үк вакытта бөтен Россия буйлап уза.

Казанның Адмиралтейство бистәсе янындагы Казансу елгасы яры шимбә өмәсенең үзәк мәйданчыгына әверелде. Акциядә 200гә якын кеше катнашты. Чара барлык кирәкле санитар таләпләрне үтәп башкарылды.

«Россия суы» проекты 6 ел элек су хуҗалыгы комплексын үстерү буенча федераль максатчан программаның бер элементы буларак башланып киткән иде. Бу 6 ел эчендә 5 миллионнан артык кеше бик күп акцияләрдә катнашты. Ел саен бөтен ил буенча 10 меңгә якын чара дигән сүз бу. Татарстан һәрвакыт бу акцияне хуплый һәм күп санда катнашучылар җыя, – дип билгеләп үтте РФ Су хуҗалыгын үстерү комплексының Үсеш үзәге директоры Илья Разбаш. – Соңгы вакытта чүп-чар күләме кимеде – бу без ирешергә теләгән күренеш, бик күңелле». Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Егор Тарнавский шулай ук, су объектларын даими рәвештә чистарту нәтиҗәсендә чүп-чар шактый кимрәк теркәлә, дип ассызыклады.

Экоакциядә катнашучылар арасында бүген Мәскәүдә популяр Instagram-блогер Марина Дворникова да бар иде. Ул, сортларга аеру алдыннан, кешеләрне, иң беренче чиратта, үзеннән соң калган чүп-чарны җыештырырга өйрәтергә кирәк, дип саный. «Белүемчә, Казансу елгасы ярлары, агымы буенча югарырак өлешендә саклана, алар тыюлыклы – анда Кызыл китапка кертелгән хайваннар һәм кошлар тереклек итә. Ә менә бу территория безгә, безнең җаваплылык зонасында бирелгән, шуңа күрә без аны чисталыкта тота алабыз», – дип билгеләп үтте блогер.

Экоактивист, Сарман районында яшәүче Илнур Хәннанов та әйләнә-тирә мохитне саклау эшенә үз өлешен кертү мөмкинлеген кулдан ычкындырмады. «Вакыт булганда булышырга кирәк», – диде ул. Илнур Казанга эшләр буенча килсә дә, буш вакыты бик күп булмаса да, ул бер минутын да бушка уздырмыйча, шунда ук җыештыру эшләренә кереште.

2 сәгатьлк өмә барышында волонтерлар 230 капчык чүп-чар җыйды – аларның барысы да чыгарылды һәм алга таба «ПЖКХ» ИК төбәк операторы тарафыннан эшкәртеләчәк. Акцияне үткәрүдә «Мегастрой» гипермаркеты да партнер булып катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International