«Экология» илкүләм проекты: 2021 ел ахырына Минзәлә шәһәрендәге чүплек бетереләчәк

2020 елның 25 ноябре, чәршәмбе

Ноябрьдә Татарстан Республикасында «Экология» илкүләм проектының «Чиста ил» федераль проекты кысаларында тагын бер чүплекне рекультивацияләү эшләре башланган. Объект Минзәлә шәһәрендә урнашкан.

Проект 2 елга исәпләнгән һәм чүплек массаларын ике этапка күчерүне күздә тота. 6 га мәйдан чистартыла, массалар тулысынча әзерләнгән участокка күчерелә, тыгызлана һәм өстенә грунт сибелә. Мәйданчыкның төбе алдан геомембрана белән каплана. Икенче, йомгаклау этабында шулай ук геомембрана белән каплап, грунтның тышкы изоляция тышчасы һәм уңдырышлы катламы җәеләчәк, күпьеллык үләннәрне чәчү, шулай ук рекультивация өчен чәчелгән әйберләрне газсызландыру чаралары башкарылачак. Эшләрне башкару суммасы 170,6 млн. сум тәшкил итәчәк.

Чүплекнең көньяк картасын чистарту, амбар грунты һәм каты коммуналь калдыкларны урнаштыру мәйданчыгын эшләү, аларның авыш урыннарын планлаштыру эшләре башкарылган инде. Геомембраннан калдыкларны, дренаж торбаларын һәм ком мендәрен (дренаж) урнаштыру мәйданчыгын каплау төгәлләнеп килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International