Элеккеге чүплек урынында хәзер тубылгы, кабар агачы һәм ак тукранбаш үсә. Минзәләдә «Экология» илкүләм проекты буенча эшләр тәмамланган

2021 елның 8 июле, пәнҗешәмбе

Минзәлә шәһәрендә чүплекне рекультивацияләү буенча эшләр 6 гектарда тәмамланган. Чара «Экология» илкүләм проектының «Чиста ил» федераль проекты кысаларында тормышка ашырылган.

Исегезгә төшерәбез, объекттагы эшләр 2020 елның ноябрендә башланган һәм ике этапта узган. Техник этапта чүплек массалары бүлеп бирелгән кишәрлеккә күчерелгән, тыгызланган һәм алдан ук геомембрана белән тышланган мәйданчык төбенә грунт сибелгән. Йомгаклау этабында грунтның изоляцияләнгән тышкы һәм уңдырышлы катламы салынган. Бүгенге көндә элеккеге чүплек урынында күпьеллык үлән – ак тукранбаш, шулай ук агач-куак үсемлекләре – Европа кабар агачы һәм тубылгыл орлыклары чәчелгән. Эшләрне финанслауның гомуми суммасы – 170,6 млн. сум, шуның 58%ы – федераль бюджет акчалары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International