Шәмәрдән авылында «Экология» илкүләм проекты кысаларында нефть белән пычранган җирләрне рекультивацияләү эшләре тәмамлана

2020 елның 5 октябре, дүшәмбе

Татарстанда «Чиста ил» федераль проекты кысаларында рекультивацияләнә торган беренче объектта эшләр тәмамланып килә. Исегезгә төшерәбез, нефть белән пычранган җирләр Саба районының Шәмәрдән авылында урнашкан. Торгызу эшләре 2020 елның июнендә башланган иде.

Бүгенге көндә подрядчы оешма тарафыннан нефть белән пычранган грунт һәм нефть битумы калдыкларын табу, чыгару һәм утильгә тапшыру, тимер-бетон калдыкларын демонтажлау һәм чыгару эшләре башкарылган. Туфракны тыгызлау һәм туфракның уңдырышлы катламын кертү эшләре дәвам итә, шуннан соң кыяклы үләннәр чәчеләчәк.

259 квадрат метр мәйданлы туфрак тимер-бетон корылма ватыклары белән тулган, анда 1,6 мең м3 күләмендәге битум калдыклары урнаштырылган, 12,6 мең м2 грунт пычранган булган. Рекультивация эшләрен башкарудан уңай үзгәрешләрне 6 мең авыл кешесе сизәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International