Александр Шадриков Түбән Кама районында төзелеш объектларын карады

2020 елның 13 октябре, сишәмбе

Татарстанның экология министры, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Марат Айзатуллин белән бергә, эшлекле сәфәр кылды. Ведомство башлыклары Прости авылы янындагы рекультивацияләнә торган чүплектә барган эшләрне бәяләде һәм яңартылган Кызыл Чишмә дамбасында булдылар.

Яр ныгыту объектында бүгенге көндә 3800 Ларсен шпунты су астына төшерелгән (конструкция нигезендә барлыгы 4214 шпунт бар). Баш өлешендәге борыс 60% дәрәҗәсендә урнаштырылган, янтык өлеше 26% дәрәҗәсендә башкарылган. Исегезгә төшерәбез, ярларны ныгыту корылмасының авария хәлендәге торышы һәм торак пунктларны су басу куркынычына бәйле рәвештә, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов үтенече буенча Россия Табигать министрлыгы 2020 елда дамбаны реконструкцияләү эшләрен тәмамлау өчен акча бүлеп биргән иде.

Планлаштырылган эшләрнең биштән бер өлеше Прости авылы районында рекультивация объектында башкарылган. Проект буенча чүплек урынында 459 мең куб. метр техноген калдык – резин покрышкалар һәм шин җитештерүендәге техник калдыклар, аларның күбесе (349 мең куб.метр) алынган инде. Бу калдыкларны кул белән сортларга аерып, ике өлешкә бүленгән. Юллар төзегәндә файдаланыла торган резин валчык ясау өчен 34 мең тоннага якын чүп-чар озатылачак, калган калдыкларның бер өлеше махсус корылмада күмеләчәк, аннары төзүчеләр аны кара туфрак белән каплаячак. Киләсе елга ук бу территория тулысынча үлән һәм яңа үсентеләр белән капланачак.

«Безнең өчен нәтиҗә мөһим, – дип ассызыклады Александр Шадриков. – Бу очракта 240 мең гражданның уңайлы һәм имин тормышы турында сүз бара».

Санкцияләнмәгән чүплекне реконструкцияләү «Экология» илкүләм проектының «Чиста ил» федераль проекты кысаларында алып барыла, аны гамәлгә ашыру срогы – 2020-2021 еллар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International