Александр Козлов һәм Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасында «Экология» илкүләм проектын алга таба гамәлгә ашыру турында фикер алышкан

2021 елның 8 феврале, дүшәмбе

Россия Федерациясе табигать ресурслары һәм экология министры белән очрашу Татарстан Республикасы Президентының эш сәфәре кысаларында Мәскәүдә узды, дип хәбәр ителә Россия Табигать ресурслары министрлыгы сайтында. Яклар «Иделне савыктыру», «Чиста ил» федераль проектлары чараларын гамәлгә ашыру, шулай ук республика территориясендә «Ак Барс» мәчеләрнең сирәк төрләрен өйрәнү үзәге һәм экология-белем бирү үзәге булдыру турында фикер алышкан.

Мисал өчен, Казан шәһәренең биологик чистарту корылмаларының ләм кырларын рекультивацияләү һәм Түбән Кама сусаклагычындагы күлле нефть ятмасының эшләмәүче нефть торба үткәргечләрен демонтажлау эшләре быел ук башланырга мөмкин. Документларның тулы комплектын тапшырганнан соң, Россия Табигать министрлыгы 2022 елдан 2021 елга финанслау мөмкинлеген караячак.

Очрашу кысаларында шулай ук Казан шәһәренең Самосырово каты көнкүреш калдыклары полигонын рекультивацияләү мәсьәләсе дә күтәрелгән. Тискәре йогынты объектының мәйданы 14,1 га тәшкил итә. Бүгенге көндә чара буенча проект-смета документациясе эшләнә, дәүләт экологик экспертиза үткәрү кысаларында иҗтимагый тыңлаулар уздырылган.

Шулай ук республикада «Ак Барс» үзәге төзелеше буенча да эш алып барыла: җир кишәрлекләре рәсмиләштерелә, капиталь төзелеш объектын проектлаштыру буенча техник бирем проекты эшләнгән.

Экологик белем бирү үзәге төзелешенә килгәндә, яклар проектны ведомствоара эш төркеменең якын арада узган утырышында «Экологик эшчәнлекне фәнни тәэмин итү, экологик тәрбия һәм агарту» федераль проекты паспортына кертү турында килешкәннәр. Проект кысаларында 300 кеше сыйдырышлы, мәйданы 5700 кв. метр булган 3 катлы бина төзү күздә тотыла. Фаразланган төзелеш территориясендә ботаник коллекция бар, ул ачык һәм ябык грунттагы 684 таксон үсемлекләрдән гыйбарәт булачак. Елына 150 мең бала экологик-агарту чаралары белән колачланыр, дип көтелә. Үзәк РФА каршындагы Урал һәм Идел буе ботаника бакчалары советының хакыйкый әгъзасы булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International