Ультрашәмәхә җайланмалары Васильево штп. Идел елгасына чистартып чыгарыла торган ташландык суларны зарарсызландырырга мөмкинлек бирәчәк

2020 елның 16 сентябре, чәршәмбе

Васильево шәһәр тибындагы поселогында 2019 елда «Экология» илкүләм проектының «Иделне савыктыру» федераль проекты кысаларында төзелә башлаган чистарту корылмаларындагы эшләр төгәлләнеп килә. Корылмалар «Салават Күпере» торак комплексының ташландык суларын кабул итәчәк.

Чара республика һәм федераль бюджет акчалары хисабына үткәрелә, гомуми бәясе – якынча 177 млн. сум.

Проект чистартуның яңа баскычларын күздә тота – механик һәм биологик. Заманча җайланмалар – ультрашәмәхә лампалар ярдәмендә, яңа чистарту системалары ташландык суларны зарарсызландырырга һәм чистартылган суларны агызуның сыйфатын норматив күрсәткечләргә җиткерергә мөмкинлек бирәчәк. Исегезгә төшерәбез, федераль проектның максаты – Идел елгасына агызыла торган пычрак ташландык су өлешен 3 тапкыр киметү.

Бүгенге көндә Васильево шәһәр тибындагы поселогында биологик чистарту корылмасының куәте тәүлегенә 8 мең куб. метр тәшкил итә, эшләр тәмамланганнан соң ул 1,5 тапкырга артачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International