Бәйгедә катнашырга теләгән кызыклы стартапларның бик күп санда булуы сәбәпле әнә шундый карарга киленгән.
“Экология” темасы буенча “Минем Россия” II Бөтенроссия балалар рәсеме бәйгесендә катнашу өчен хезмәтләр 2020 елның 14 февраленә кадәр кабул ителә. Бәйгене оештыручы – “Петербург мирасы һәм перспективасы” мәдәният, фән, мәгариф өлкәләренә ярдәм итү буенча төбәк иҗтимагый фонды. Бәйге өч яшь категориясенә: 7–10 яшьлек; 11-14 яшьлек; 15-17 яшьлек балаларга исәпләнгән.
Кадерле дуслар!
Иртәгәсе көнгә без бик зур ышаныч белән карыйбыз. Шөкер, оптимизм рухына ия булу өчен республиканы социаль-икътисади һәм экологик яктан үстерү буенча анык кына планнарыбыз, аларны тормышка ашыру өчен менә дигән мөмкинлекләребез – барысы да бар!
Балалар бакчасына йөрүче сабыйларга хәтле: зурраклары, кечерәкләре – барысы да экология турында күпне белә хәзер. Әнә Кәләй тимер юл станциясе бистәсенең “Солнышко” балалар бакчасында Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре белән берлектә кече, урта һәм өлкән төркемнәрдә ачык дәресләр уздырылган.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында министр Александр Шадриков Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин белән очрашу үткәрде. Экология өлкәсен санлаштыру мәсьәләләре фикер алышуның төп темасына әйләнде.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре Мамадыш районы Зур Шыя урта мәктәбе укучылары өчен бәйрәмчә экологик чара уздырган.
Бүген Балтач районы Нөнәгәр урта гомуми белем бирү мәктәбендә “Туган җиребез” дигән Төбәкара экологик форумының “очный” этабы узган. Татарстан Республикасы, Киров өлкәсенең Малмыж районы, Мари Иленең Мари-Турек районы мәгариф учреждениеләренең 2-11 сыйныф укучыларыннан 150 ләп хезмәт алынган. Иң күп балл туплаган балалар йомгаклау этабына узган.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре әлеге закон бозу очрагын инде җәен үк Түбән Кама акваториясенә рейд барышында ачыклаган булган.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе хезмәткәрләре Әлмәт районында табигатьне саклау законын бозу очрагын ачыклаган.
Әлмәт шәһәре 34нче “Чебурашка” катнаш төрдәге балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр кече туганнарыбызны кайгыртырга өйрәнеп үсә. Сабыйлар табигатьне саклау акциясе кысаларында безнең якларда кышлаучы кошкайларга ярдәм итәргә карар кылган.