Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында министр Александр Шадриков Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин белән очрашу үткәрде. Экология өлкәсен санлаштыру мәсьәләләре фикер алышуның төп темасына әйләнде.
“Безнең бурыч – ведомство подразделениеләре арасында әйләнә-тирә мохитне мониторинглау өстендә эшләү, шулай ук башка катнаш структуралардагы коллегалар белән берлектә эшләү мөмкинлеге бирердәй тулы санлы платформа булдыру. Иң мөһиме – системада һәр белгеч өчен гади һәм уңайлы эш оештыру”, – дип билгеләп үтте Александр Шадриков.
“Платформа эшләнгәч, сез искәртеп үткән барлык бурычларны хәл итеп булачак. Аңа төрле чыганаклардан мәгълүматлар эләгәчәк. Сез шуны аңлап-белеп торасыз икән, димәк, без сезнең команда белән бу эшне дөрес алып бара алачакбыз”, – дип басым ясап әйтте, үз чиратында, Айрат Хәйруллин.
Яклар, киләсе елга төп бурычлар һәм максатларны билгеләп, хезмәттәшлек перспективалары буенча фикер алышты.