Татарстан, Мари Иле һәм Киров өлкәсенең мәктәп укучылары Нөнәгәр мәктәбендәге экофорумда үзләренең эшләре белән таныштырган

2019 елның 27 декабре, җомга

Бүген Балтач районы Нөнәгәр урта гомуми белем бирү мәктәбендә “Туган җиребез” дигән Төбәкара экологик форумының “очный” этабы узган. Татарстан Республикасы, Киров өлкәсенең Малмыж районы, Мари Иленең Мари-Турек районы мәгариф учреждениеләренең 2-11 сыйныф укучыларыннан 150 ләп хезмәт алынган.  Иң күп балл туплаган балалар йомгаклау этабына узган.

Мәктәп укучыларын котларга Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министрының беренче урынбасары – әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә Татарстан Республикасы баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров, Балтач районы хакимияте башлыгы Рамил Нотфуллин, Балтач районы башкарма комитетының Мәгариф идарәсе җитәкчесе Алия Шагаева килгән.

Фаяз Шакиров, форумда катнашучыларны котлап, укучыларның экология мәсьәләләрен хәл кылуга керткән өлешләрен билгеләп үткән. “Яшь булуыгызга карамастан, чорыбызның мөһим темаларыннан берсе – әйләнә-тирә мохитне саклау темасын өйрәнү белән кызыксынасыз да инде. Кайвакыт зурларның да игътибарыннан читтә калган проблемаларга төртеп күрсәтәсез. Без Ватаныбыз патриотлары булырга, туып үскән төбәгебезнең табигатен саклау һәм аны яхшырту өчен мөмкин булганның барысын да эшләргә тиешбез”, – дигән ул. Аннан инде: “Кайчандыр үзем дә шушы мәктәптә укыган идем. Сезнең уңышлар белән эчкерсез горурланам”, – дип өстәгән.

 Форумның читтән торып уздырылган этабы “Табигать һәм без” (номинацияләре: “Табигатьне йөрәгең белән ишет”, “Минем беренче әсәрләрем”, “Яшел карандаш”) һәм “Без – туып үскән төбәгебезне тәртиптә тоту ягында” дигән секцияләр нигезендә үткән. Әлеге этапта катнашучылар үзләренең тикшеренү нәтиҗәләре белән генә таныштырып калмыйча, шигырьләр дә иҗат иткән, табигатьне саклау темасына плакатлар да ясаган.

Чарада шулай ук Арча урман хуҗалыгы һәм “Балтач” дәүләт табигать тыюлыгы белгечләре дә катнашкан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International