Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе хезмәткәрләре Әлмәт районында табигатьне саклау законын бозу очрагын ачыклаган. Подряд оешмасы физкультура көллияте территориясендә ремонт эшләреннән соң үзеннән төзелеш чүп-чарын ташлап калдырган. Пычранган мәйданның 45 кв.м тәшкил итүе исәпләп чыгарылган. Юридик затка карата Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 8.2 статьясындагы 1 өлеше (“Җитештерү һәм куллану калдыкларын җыйганда, туплаганда, транспортта йөрткәндә, эшкәрткәндә, утильләштергәндә яки зарарсызландырганда әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләрне үтәмәү”) буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелгән. Оешмага 250 000 сумга кадәр штраф яный.