Александр Шадриков Татарстанда яшәүчеләрне якынлашып килүче бәйрәмнәр – Яңа ел һәм Раштуа уңаеннан котлады!

2019 елның 30 декабре, дүшәмбе

Кадерле дуслар!

Иртәгәсе көнгә без бик зур ышаныч белән карыйбыз.  Шөкер, оптимизм рухына ия булу өчен республиканы социаль-икътисади һәм экологик яктан үстерү буенча анык кына планнарыбыз, аларны тормышка ашыру өчен менә дигән мөмкинлекләребез – барысы да бар!

2019 елда “Экология” киң колачлы илкүләм проектны тормышка ашыруга керештек. Халыкны сыйфатлы эчәр су белән тәэмин итү, Иделне савыктыру, урманнарны саклау – нәтиҗәле озын юлыбызның башы гына әле. Республиканың җиде районында чистарту корылмаларын төзү эшләре алып барыла, Болгар шәһәрендә су белән тәэмин итү системасы реконструкцияләнде, урманнарны торгызу буенча еллык план 100 процентка үтәлде. Бу эшләр, һичшиксез, дәвам иттереләчәк. Алда әле безне күп кенә яңа проектлар көтә!

Экология өлкәсендә иң яхшы эшләнмәләрне гамәлгә кертү һәм татарстанлыларга экологик яктан уңай яшәү шартлары тудыру – безнең өчен иң мөһим бурыч әнә шул.

Волонтерларыбызга – тормышта актив позициядә торучыларга, экологик акцияләрдән беркайчан да читтә калмаучыларга эчкерсез рәхмәтләремне ирештерәсем килә!

Сезнең һәрбарчагызга бәхет-шатлыклар, үсеш, нык сәламәтлек, уңышлар һәм максатларыгызга ирешүне телим. Узып баручы елда сөендергәннәрнең һәммәсенең якынлашып килүче яңа елда да, һичшиксез, дәвамы булсын!

2020 ел яңа офыклар ачу һәм иң матур ниятләрне тормышка ашыру елына әйләнсен!

 

Татарстан Республикасы

 экология һәм табигать ресурслары министры

А. В. Шадриков

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International