ЯҢАЛЫКЛАР


14
гыйнвар, 2020 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы һәм “РосРАО” федераль дәүләт унитар предприятиесе калдыкларны нәтиҗәле җыю һәм эшкәртү, тупланма экологик зыян объектларын юкка чыгару буенча шартлар тудыру ягыннан хезмәттәшлекне җайга салачак.

 “Программа комплексының беренче модуле булдырылып, сынап та каралды инде. Ул лицензия шартларын үтәү вакытына автомат рәвештә контрольлек итү мөмкинлеге бирә”, – дип билгеләп үтте йомгаклау коллегиясе кысаларында экология министры Александр Шадриков.

Комплекслы фәнни-техник программалар һәм Экологик проблемалар буенча компетенцияләр үзәге. Түбән Камада әйләнә-тирә мохитне пычрату мәсьәләләрен Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы Россия Фәннәр академиясенең әйдәп баручы институтлары белән берлектә хәл итәчәк.

Куйбышев сусаклагычында су биеклеген 51 метрдан түбәнгә төшермәскә. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы белән Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының уртак йомгаклау коллегиясе киңәйтелгән утырышы кысаларында министр Александр Шадриков Су ресурсларыннан файдалану кагыйдәләре проектына кертүгә планлаштырыла торган үзгәрешләр турында сөйләп үтте.


13
гыйнвар, 2020 ел
дүшәмбе

Чистай районының 16нчы балалар бакчасына йөрүче сабыйлар җимлекләр күргәзмәсендә катнашкан. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары катнашкан.

2020 елның 17-19 мартында энергетика ресурсларын нәтиҗәле-сак тоту һәм экологияне саклау буенча Татарстан Халыкара форумы үткәрелә. Идел буе федераль округында энергетика, энергияне нәтиҗәле тоту һәм ресурсларны саклау буенча бик зур халыкара чара бу.

Ел башыннан бирле Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Республика экологик иҗтимагый кабул итү бүлмәсенә 64 мөрәҗәгать кергән. Шуның 16сы  – “Мәктәп экопатруле” мобиль кушымтасы аша.


10
гыйнвар, 2020 ел
җомга

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары Кама Тамагы районы Тенеш шәһәр тибындагы бистәсендә ташландык суларны җиргә агызу фактын билгеләгән.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе табигать ресурслары һәм экология министры урынбасары – Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы җитәкчесе Сергей Аноприенко катнашында Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы белән Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының “2019 елда Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының һәм Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының эш йомгаклары турында” йомгаклау коллегиясенең киңәйтелгән утырышына журналистларны аккредитацияләү башланды.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы инспекторлары пычрак кар көртлөренө юл куймау буенча көчәйтелгән контрольлек алып бара.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International