“Экология” темасы буенча “Минем Россия” II Бөтенроссия балалар рәсеме бәйгесендә катнашу өчен хезмәтләр 2020 елның 14 февраленә кадәр кабул ителә. Бәйгене оештыручы – “Петербург мирасы һәм перспективасы” мәдәният, фән, мәгариф өлкәләренә ярдәм итү буенча төбәк иҗтимагый фонды. Бәйге өч яшь категориясенә: 7–10 яшьлек; 11-14 яшьлек; 15-17 яшьлек балаларга исәпләнгән.
Конкурста катнашу өчен үзеңнең туып үскән төбәгеңнең табигатен, аның экологик проблемаларын яки аларны юкка чыгарудагы уңышларны сурәтләргә, үз рәсемең белән Россия табигатен, аның тиңдәшсез үсемлекләр һәм хайваннар дөньясын ничегрәк сакларга икәнен күрсәтергә кирәк. Бу хакта тәфсилле мәгълүматлар белән конкурс сайтында а (https://my-russia.org/) танышырга була.