Балалар бакчасына йөрүче сабыйларга хәтле: зурраклары, кечерәкләре – барысы да экология турында күпне белә хәзер. Әнә Кәләй тимер юл станциясе бистәсенең “Солнышко” балалар бакчасында Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре белән берлектә кече, урта һәм өлкән төркемнәрдә ачык дәресләр уздырылган. Иң-иң нәниләр “Теремок” әкиятен рольләргә бүлеп уйнаган, ә инде зурраклары тәҗрибәләр үткәрү ысулы белән әйләнә-тирә мохитне өйрәнгән. Алар төрле матләләрне суда эретеп караган, буяуларның бер-берсенә кушылу һәм углекислый газ бүленеп чыгу процессын күзәткән, суның тәмен чагыштырган, тыгызлыгын билгеләгән. Өлкән төркемгә йөрүче балалар исә “Теремок” һәм “Сказка о дружбе” әкиятләрен, экологиягә басым ясап, рольләргә бүлеп, яңача уйнап күрсәткән.
“Балалар дәресләрдә, күзәтүләр процессында, уртак эшчәнлек барышында, үзләре дә сизмәстән, әйләнә-тирә мохитнең тиңдәшсезлеге турында экологик белемнәрне үзләштерә. Табигать белемнәрен тирәнрәк өйрәтү өчен балалар белән эшләүдә тәҗрибәләр ясау бик отышлы”, – ди Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре. Дәресләр йомгаклары буенча барлык сабыйларга экологик кулланмалар таратылган.