Кошларга өйчекләр бүләк иткәннәр. Әлмәтнең балалар бакчасы сабыйлары канатлы дусларны кайгырта

2019 елның 27 декабре, җомга

Әлмәт шәһәре 34нче “Чебурашка” катнаш төрдәге балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр кече туганнарыбызны кайгыртырга өйрәнеп үсә.  Сабыйлар табигатьне саклау акциясе кысаларында безнең якларда кышлаучы кошкайларга ярдәм итәргә карар кылган. Алар әти-әниләре белән, искиткеч бай фантазиягә ия булураны күрсәтеп, яраксызга чыккан материалдан җимлекләр әзерләгән. Өйчекләр кошларны ашату өчен бик уңайлы һәм үзенчәлекле килеп чыккан.

Акциягә кушылган Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре, Әлмәт районы Экология һәм табигатьтән файдалану департаменты хезмәткәрләре балаларга табигатьне саклауның һәммәбезнең көченнән килерлек эш булуын аңлаткан. “Балалар, инде хәзер үк канатлы дусларыбыз турында кайгыртуыгыз күңелдә бик зур канәгатьлек хисләре уята. Сез булдырган кошлар ашханәсе канатлы дусларыбызны сөендереп торачак, аларга сез даими рәвештә икмәк кыерчыклары, көнбагыш, ашлык кебек ризыклар өстәп торырга онытмагыз”, – дип мөрәҗәгать иткән сабыйларга экологлар.

Җимлекләр балалар бакчасы территориясенә элеп куелган. Акциядә катнашучыларның һәммәсенә экологик раскраскалар таратылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International