ЯҢАЛЫКЛАР


14
февраль, 2020 ел
җомга

Казан шәһәре балалар экология-биология үзәге, “Республика олимпиадалар үзәге” дәүләт автоном учреждениесе белән берлектә, Халыкара театр көненә һәм Халыкара Җир көненә багышлап, мәктәп укучыларының сәхнә иҗаты VI Республика экологик фестиваль-конкурсын үткәрә.


13
февраль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Табигать өчен – тагын бер изге эш! Буа шәһәре “Мәктәптән тыш эшләр үзәге”ндә “Кышын кошкайларны ашатыгыз!” дигән темага экология акциясе үткәрелгән. “Иҗади үсеш студиясе” һәм “Сәхнә осталыгы” студияләренә йөрүче сабыйлар мавыктыргыч чарада бик зур канәгатьлек хисе белән катнашкан.

2020 елның 21-24 февралендә, укучыларны әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә фәнни-тикшеренү эшчәнлегенә һәм практик эшкә җәлеп итү, экологик вәзгыятьне яхшырту буенча Идел буе төбәкләре тәҗрибәсе белән танышу-тәҗрибә алышу, иҗади фикер йөртүче һәм билгеле бер һөнәр сайлап алуга юнәлеш тотучы укучыларны ачыклау максатыннан, Казан шәһәре “Дуслык” савыктыру-мәгариф комплексында укучылар өчен А.М.Терентьев исемендәге XXVI Идел буе фәнни экологик конференциясе үткәреләчәк. 

2018 елда Әлмәт шәһәре Тельман урамындагы сәүдә бинасын капиталь төзекләндергән подряд оешмасы төзелеш эшләре барышында хасил булган 69 тонна калдыкны кайда урнаштырганлыгын аңлата алмаган. Әлмәт шәһәр суды компаниянең җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итүгә карата таләпләрне үтәмәүдә гаепле булуына карата экологлар фикерен хуплаган.


12
февраль, 2020 ел
чәршәмбе

Балалар экология-биология үзәгендә, Россиядә юннатлар хәрәкәтенә 100 ел тулуга багышлап, мәктәп укучылары арасында  “Табигать һәм без” VIII Республика экологик фестивале узган.

2019 елда “Электросоединитель” акционерлык җәмгыяте предприятиесендә суны нәтиҗәлерәк тоту өчен су белән тәэмин итүнең әйләнешле циклы белән чистарту корылмалары – БЛИК-2ФЛ(М) файдалануга тапшырылган.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары Апас районында рөхсәтсез ике чүплеккә тап булган.

Мәктәпкәчә балачак – кеше шәхесен, аның әйләнә-тирә мохитне танып белүен формалаштыруның башлангыч этабы. Шуны истә тотып, Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе белгечләре Азнакай шәһәре “Солнышко” балалар бакчасында “Планетабызны саклыйк” дигән темага экология дәресе уздырган.

 “ОПУ-30” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте туфракны фенол белән пычраткан өчен 40 мең сум түлиячәк. 

Биналар сүткәннән калган чүп-чар, агач, полиэтилен калдыклары. Тукай районы Биклән авыл җирлегендә 20 кв. метр мәйданда законсыз чүплекнең калкып чыгуы ачыкланган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International