Бүген Финляндиянең Kaukointernational компаниясе белгечләре Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановны Казан шәһәрендә ләмле кырларны торгызу юллары белән таныштырды. Татарстан Хөкүмәт йортында узган эшлекле очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков катнашты.
Су – Җир йөзендәге төп байлыкларыбызның берсе. Төче су беткән очракта планетабызның язмышын күз алдына да китерүе кыен. Экология дәресендә балаларга Экология-биология үзәге педагоглары су объектларына карата сакчыл мөнәсәбәт турында сөйләгән.
Әлмәт районы Кичү авылында “Сказка” балалар бакчасының өлкән төркеменә йөрүче сабыйлар “Һөнәрләр шәһәре”нә сәяхәт кылган. Бу юлы сабыйлар өйдә аерып җыелган чүпнең махсус предприятиеләргә кадәр ниндирәк юл узуын һәм бу процесска нинди һөнәр ияләре җәлеп ителүен өйрәнгән.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы Татарстан Фәннәр академиясе һәм Казан (Идел буе) федераль университеты белән берлектә республиканың югары уку йортлары студентлары һәм Татарстанның экология проблемаларын хәл кылуга өлеш керткән галимнәр арасында конкурсларның башлануы турында игълан итә.
Каты файдалы казылмалар запасларының торышы һәм үзгәрүе турында мәгълүматлар (5-ГР статистика хисабы формасы) кабул итү кампаниясе төгәлләнгән. Республикада 284 җир асты биләмәсеннән файдаланучылар арасыннан яртысыннан артыграгының закон бозуларга юл куйганлыгы ачыкланган.
Ел башыннан бирле Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Республика экологик иҗтимагый кабул итү бүлмәсенә 333 мөрәҗәгать кергән.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында Түбән Кама сусаклагычында су биеклеген җайга салу буенча ведомствоара эш төркеме утырышы узды.
Чаллы шәһәре 29нчы урта мәктәбе укучылары Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсендә булып кайткан.
Спас районы Болгар шәһәрендә көнкүреш чүбеннән зур өем калкып чыккан. Бу хакта Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына WhatsApp аша хәбәр кергән.
Түбән Камада Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе инспекторлары пычрак суларны рөхсәтсез агызу фактларын ачыклау йөзеннән рейд үткәргән.