Экологлар рейд барышында1275 кв.м. мәйдандагы чүплеккә тап булган

2020 елның 25 феврале, сишәмбе

Җир өстендә – кирпеч ватыклары, нигездән калган бетон блоклар, агач чүбе, тузган су сибү шланглары. Экологлар Казан шәһәре Салмачы бистәсе тирәсенә рейд ясау барышында әнә шундый чүп-чардан торган зур гына чүплеккә тап булган. Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе,  Дәүләт теркәве, кадастр  һәм картография федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә, төзелеш калдыклары белән пычранган җирнең мәйданын һәм калдыклар күләмен төгәл генә исәпләп чыгару өчен, шул урында булган. Калдыклар белән чүпләнгән җир мәйданының 1275 кв.м, калдыклар күләменең 200 куб.метрдан артыграк тәшкил итүе исәпләп чыгарылган. Закон бозу очрагын кичекмәстән юкка чыгару һәм гаеплеләрне административ җаваплылыкка тарту максатында  гаепле затларны билгеләү өчен административ тикшерү кузгатылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International