Туып үскән ягыбыз – яшел бишегебез ул. Әтнә районында экологик чара уздырылган

2020 елның 26 феврале, чәршәмбе

Әтнә районы Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә “Туып үскән ягыбыз – яшел бишегебез ул” дигән чара булып узган. Анда 6 һәм 8 сыйныфлар укучылары театрлаштырылган тамаша әзерләп, яшьтәшләренә туып-үскән ягыбызның табигатенә карата мөнәсәбәт буенча дөрес карарларга килүнең мөһимлеген җиткергән. Чарада Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе хезмәткәрләре катнашкан. Төньяк территориаль идарәнең махсус аналитик контрольлек инспекциясе белгече Фирдәүсә Латыш чүпне аерып җыю, яраксызга чыккан батареяләрне җыюның мөһимлеге турында әңгәмә үткәреп, мондый чараларның балаларда әйләнә-тирә мохиткә карата кызыксыну тудыруга һәм табигатькә карата сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләүгә ярдәм итүен билгеләп үткән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International