Табигать бергәлегендә организмнар ничегрәк яши? Тәтештә мәктәп укучылары ЭКОдәрес кысаларында әнә шундыйрак сорауларга җаваплар эзләгән

2020 елның 26 феврале, чәршәмбе

Укучыларга табигать бергәлегендәге мөнәсәбәтләрнең күптөрлелеге турында белемнәр сеңдерү. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының  Идел аръягы территориаль идарәсе белгечләре Тәтештә П.С. Ханжин исемендәге 1нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә әлеге темага экология дәресе уздырган. Дәрестә экосистемаларның берлектәге яшәеше мәсьәләләре, шулай ук экологик тигезлек-тотрыклылык төшенчәсе каралган. Балалар фикер алышуларда актив катнашкан, уен рәвешендә, табигатьнең бер өлеше буларак, кешене  ничек күзаллауларын күрсәткән. “Табигый бергәлектә үсемлек һәм хайваннар дөньясының  күптөрлелеге белән таныштыру балаларда табигатьне ярату хисе һәм аны саклауга җаваплылык хисе тудырырга тиеш. Укучылар әйләнә-тирә мохитне саклауның кеше эшчәнлеге белән тыгыз бәйләнештә булуын аңларга тиеш”, – ди Идел аръягы территориаль идарәсенең махсус аналитик контрольлек инспекциясе җитәкчесе Наталия Җәләлова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International