Экологларның күрсәтмәсе үтәлгән

2020 елның 26 феврале, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары Чистай районы Татар Ялтаны авылында җирлек рельефына сыек көнкүреш калдыклары агызуны ачыклаган. Бу факт буенча әлеге закон бозу очрагына кагылышлы физик зат та шундук билгеләнгән.  Закон бозучының муниципаль берәмлек карамагындагы эшләми торган су коесына канализация торбасын тоташтырып, “Әйләнә-тирә мохитне саклау турында” 10.01.2002 ел, № 7-ФЗ законны бозуы билгеләнгән. Аңа карата Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының . 8.7 статьясындагы 1 өлеше (Гомумтаралган файдалы казылмаларны кертеп, файдалы казылма чыганакларын эшкәрткәндә, төзелеш, мелиорация эшләрен, тикшеренү һәм башка эшләр башкарганда, шул исәптән хуҗалык эчендә яки үз ихтыяҗлары өчен хәл ителә торган эшләр башкарганда, шулай ук урман инфраструктурасын булдыру, урман инфраструктурасы объектларын сүтү-җимерүгә бәйле булмаган объектларны төзү, реконструкцияләү һәм (яки)  алардан файдалану төгәлләнгәннән соң җирләрне рекультивацияләү буенча бурычларны үтәмәү яки вакытында үтәмәү) буенча административ беркетмә төзелгән.  Әйтергә кирәк, закон бозучы су коесына рөхсәтсез тоташтырылган торбасын сүтеп алган да инде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International