Әҗмәкәй авылында яшәүчеләрнең мөрәҗәгатьләре “Росприроднадзор” Идел-Кама төбәкара идарәсенә тиешле чаралар күрүгә җибәрелгән

2020 елның 25 феврале, сишәмбе

2020 елның 23 февралендә Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының бердәм дежур диспетчерлык хезмәте аша “ТЭМПО” Кама металлургия комбинатының кою производствосы ягыннан химик ис таралу турында хәбәр кергән. Кама буе территориаль идарәсе белгечләре кичекмәстән Әҗмәкәй авылына юл тоткан. Биредә алар күчмә экологик лаборатория ярдәмендә 10 күрсәткеч буенча атмосфера һавасын тикшергән.  Әмма һавага чыгарылган матдәләрнең рөхсәт ителгән күләмнәрдән артып китмәве билгеләнгән. Бүген исә пробаларга ясалган өстәмә анализлар алдагы нәтиҗәләрне раслаган.

“ТЭМПО” предприятиесенең федераль дәүләт күзәтчелегенә караучы объектлар исәбенә керүе сәбәпле, гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм тикшеренүләр нәтиҗәләре Табигатьтән файдалану өлкәсендә федераль хезмәтнең Идел-Кама төбәкара идарәсенә тиешле чаралар күрүгә җибәрелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International