Күрми калырлар, дип уйлаганнар, күрәмсең. Автомобиль төзүчеләр шәһәрендә ЗЯБ бистәсендә пычрак кар өемен яшереп калдырырга маташканнар

2020 елның 26 феврале, чәршәмбе

Чаллы шәһәрендә Һади Такташ урамында яшәүчеләр пычрак кар өемен күреп алып, бу хакта экологларга хәбәр иткәннәр. Татарстан Республикасы  Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары билгеләгәнчә, 195 кв.м. мәйданга кышкы җыештыру-чистартудан хасил булган калдыклар аударып калдырылган. Экологлар “Әйләнә-тирә мохитне саклау турында” №7-ФЗ Федераль законның 51 статьясын санга сукмау факты буенча административ тикшерү башлап җибәргән, анализ ясау өчен пычрак кардан пробалар алынган.

Гаепле затларны җаваплылыкка тарту максатыннан чыгып, җир кишәрлеге милекчесен билгеләү өчен, “Росреестр” Татарстан Республикасы буенча идарәсенә запрос җибәрелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International