А.М.Терентьев исемендәге XXVI Идел буе фәнни-экологик конференциясендә Татарстан Республикасын шәһәрләре һәм муниципаль районнарыннан, Мәскәү шәһәре, Башкортстан Республикасы, Мари Иле Республикасы һәм Оренбург өлкәсеннән 120дән артыграк укучы катнашкан. Чара Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының “Республика олимпиадалар үзәге” дәүләт автоном мәгариф учреждениесенең “Дуслык” савыктыру-мәгариф комплексында узган. Конференция балаларны әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә фәнни-тикшеренү эшчәнлегенә һәм гамәли эшкә җәлеп итү, экологик вәзгыятьне яхшырту буенча Идел буе төбәкләре тәҗрибәсе белән алышу, иң талантлы, иҗади фикер йөртүче һәм инде киләчәктә нинди һөнәр сайлаячагын белүче укучыларны ачыклау максатыннан үткәрелгән. Чараны оештыручылар – Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының “Республика олимпиадалар үзәге” дәүләт автоном мәгариф учреждениесе, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Экология һәм җир асты биләмәләреннән файдалану проблемалары институты, Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы. Чара кысаларында шулай ук яшүсмерләр арасында Россия илкүләм су конкурсының төбәк этабына йомгаклар ясалган. Конференциядә җиңүчеләргә һәм призерларга Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану проблемалары институты ЮНЕСКО кафедрасының дипломнары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылган.