Фәнни сәяхәт. Әлмәттә мәктәп укучылары өчен эколаборатория буенча экскурсия үткәрелгән

2020 елның 25 феврале, сишәмбе

Ни өчен үсемлекләр яшел төстә? Салават күпере төрле төсләрдә була. Ә күлләвекләрдә кабарчыклар нидән хасил була? Яңгырданмы? Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе хезмәткәрләре Әлмәттә мең дә берне белергә теләүче мәктәп укучылары өчен практикум үткәргән. Шул рәвешле 2нче лицейның башлангыч сыйныфлар укучылары махсус аналитик контрольлек инспекциясе белән таныштырылган. Дәрес барышында балалар экспериментлар ярдәмендә үзләренең сорауларына үзләре үк  җавап биргән. Укучылар кислота, селте һәм индикаторның ни-нәрсә икәнлеген аңлый. Шуңа күрә алар реактивларны кыю төстә бер-берсенә кушып, аларның чыжылдап күбекләнүенә сокланып, кызыксынып карап торган. 

“Экскурсия – укучыда фәнгә карата кызыксыну уятып булырдай үзенчәлекле бер дәрес рәвеше. Балаларның барысы да – холкы-табигате белән тикшеренүчеләр. Лабораториядә исә аларга тәҗрибә үткәрү өчен менә дигән мөмкинлекләр ачыла. Химик тәҗрибәләр – дәреснең иң кызыклы өлеше әнә шул”, – ди экологлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International