ЯҢАЛЫКЛАР


8
май, 2020 ел
җомга

Зеленыйтатарстан.рф порталы буенча узган өченче «Эко-кул эше» онлайн-конкурсында җиңүчеләр билгеле булган. Исегезгә төшерик, санитар-экологик икеайлык кысаларында Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы «Татармультфильм» белән берлектә «Online чирек» дигән яңа экологик агарту проектын башлап җибәргән иде.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе кысаларында Азнакай шәһәренең «Монолит» микрорайонында 1 га мәйданда 1,5 мең юкә агачы утырткан. Чарада шулай ук администрация вәкилләре һәм битараф булмаган гражданнар да катнашкан.

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары Түбән Әлки авылында торак, агач, ботак, үсемлек калдыкларыннан оешкан чүплеккә тап булган. Чүплекнең мәйданы 5000 кв. метр тәшкил итә, күләме – 100 куб. м.

2020 елның 23 нче апреленнән 5 нче маена кадәр мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм укучылар үзләренең эшләрен рәсем конкурсына җибәрде. Конкурс комиссиясе каравына 1176 эш керде.  Тәкъдим ителгән материалларда балалар Бөек Ватан сугышында Җиңү көне һәм Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгы тематикасын чагылдырган.


7
май, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары Буа шәһәрендә җитештерү һәм куллану калдыкларын туфракка ташлануын ачыклаган.

Конкурста катнашу өчен 8 яшьтән өлкәнрәк, тормыш сыйфатын күтәрүгә, эшчәнлекнең төрле өлкәләрендә социаль проблемаларны хәл итүгә юнәлдерелгән проект тәкъдим итүче затлар чакырыла.


6
май, 2020 ел
чәршәмбе

Биналарны сүтүдән калган агач калдыклары, сортларга аерылмаган кәгазь һәм катыргы.

Ел башыннан бирле ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Республика иҗтимагый кабул итү системасына 2006 мөрәҗәгать килгән.


30
апрель, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе гражданнар мөрәҗәгатенә нигезләнеп, Баулы районының Уба авылы территориясен тикшергән. Территорияне тикшерү барышында ачыкланганча, торак калдыкларыннан, 250 квадрат метрлы мәйданга 30 куб. метр күләмендә торак, үсемлек, агач калдыклары ташланган.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Чирмешән авылында инде гамәлдә булмаган каты көнкүреш калдыклары полигоныннан 300 метр ераклыкта чүп-чар ташланган урын булуын ачыклаган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International