Зеленыйтатарстан.рф порталы буенча узган өченче «Эко-кул эше» онлайн-конкурсында җиңүчеләр билгеле булган. Исегезгә төшерик, санитар-экологик икеайлык кысаларында Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы «Татармультфильм» белән берлектә «Online чирек» дигән яңа экологик агарту проектын башлап җибәргән иде. Конкурс балаларның экологик грамоталылыгын арттыруга, шулай ук экологик яшәү рәвешен популярлаштыруга юнәлтелгән.
Шулай итеп, түбәндәгеләр җиңүче булган:
I яшь төркеме
- Мифтахетдинов Ранис;
- Гыйлаҗева Кира.
II яшь төркеме
- Исламов Рөстәм;
- Мөхәммәтҗанова Сәмирә.
III яшь төркеме
- Шеховцов Никита.
Призлы урын алган катнашучыларның эшләре белән Министрлыкның инстаграмдагы рәсми аккаунтында танышырга мөмкин: https://instagram.com/ministerstvo_ecologiirt
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, зеленыйтатарстан.рф. порталында конкурслар дәвам итә. 13 нче майга кадәр «Эколайфхак» конкурсына видеоэшләр кабул ителә. Нәтиҗәләр буенча барлык катнашучылар да – буяу өчен рәсемлекләр, ә җиңүчеләр рюкзаклар һәм бүләкләр алачак. Катнашыгыз һәм җиңегез!