«Хәтер бакчасы». Җиңүнең 75 еллыгына багышланган халыкара акциягә кушылдык

2020 елның 8 мае, җомга

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе кысаларында Азнакай шәһәренең «Монолит» микрорайонында 1 га мәйданда 1,5 мең юкә агачы утырткан. Чарада шулай ук администрация вәкилләре һәм битараф булмаган гражданнар да катнашкан.

«Хәтер бакчасы» халыкара акциясе 18 нче мартта старт алды һәм 22 нче июньгә кадәр дәвам итәчәк. Аны оештыручылар – РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы һәм Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы ярдәме белән «Җиңү волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте һәм Җиңү полководецларын искә алу фонды. Акциянең максаты – Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган 27 кеше истәлегенә 27 млн. агач утырту.

Акциягә өйдән чыкмыйча һәркем кушыла ала! Моның өчен үз участогыңда агач утыртырга, аны фотога төшәргә һәм социаль челтәрләрдә #СадПамятиДома хештегы белән урнаштырырга кирәк. Шулай ук акциянең рәсми сайтында https://садпамяти2020.рф үз агачыңны интерактив картада күрсәтү мөмкинлеге дә бар.

Өйдә калыгыз һәм бер-берегезне саклый күрегез!   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International