Идел Кама территориаль идарәсе 2020 елның беренче яртыеллыгында эш нәтиҗәләрен игълан итте

2020 елның 17 августы, дүшәмбе

Бүген аппарат киңәшмәсе барышында Идел-Кама территориаль идарәсенең 2020 елның беренче яртыеллыгындагы эш нәтиҗәләре тыңланды. Доклад белән идарә башлыгы Рафис Әхмәтҗанов чыгыш ясады. Исегезгә төшерәбез, идарә Аксубай, Алексеевск, Әлки, Яңа Чишмә, Спас, Балык Бистәсе, Чистай районнары территориясендә экологик күзәтчелек алып бара.

Агымдагы елның гыйнварыннан башлап Идел-Кама территориаль идарәсе белгечләре тарафыннан табигать саклау законнары бозылуның 239 очрагы ачыкланган, 242 административ беркетмә төзелгән, 216 карар чыгарылган, шулар арасында 134 – кисәтү. 1 млн. 220 мең сумлык штраф салынган, 1 млн.50 мең сумы түләттерелгән.

2020 ел эчендә су объектларының торышын лаборатор тикшереп тору өлешендә Идел-Кама территориаль идарәсе белгечләре тарафыннан 165 табигый су пробасы алынган, 2063 анализ ясалган. Атмосфера һавасының сыйфатын бәяләү максатында хезмәткәрләр тарафыннан 250 проба алынган, 350 анализ ясалган.

Хисап чорында идарә инспекторлары тарафыннан гомуми мәйданы 945 мең кв. метр булган 53 рөхсәтсез чүплек ачыкланган. Бүгенге көндә аларның 98%ы бетерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International