Теләче районы балалар бакчасында «Экологик сукмак» проекты төзелгән

2020 елның 21 августы, җомга

Теләченең 1нче балалар бакчасында педагоглар ата-аналар белән бергә экологик сукмак булдырган. Балалар бакчасы территориясендә алар «Метеостанция», «Гөмбә аланы», «Кырмыска оясы», «Умарталык», «Кош җимлеге», «Ылыслы урман», «Кошлар янында кунакта» һ.б. табигать объектларын урнаштырганнар.

Мәсәлән, «Метеостанция» күзәтү пунктында балаларны флюгер ярдәмендә җил юнәлешен билгеләргә, градусникта һава температурасын күрсәтергә һәм явым-төшемнәрне билгеләргә өйрәтүче Галим Мәчене күрергә мөмкин. Махсус җиһазландырылган «Кошлар җимлеге»ндә балалар кулы белән ясалган төрле җимлекләр урнаштырылган, анда балалар ел әйләнәсе каурыйлы дусларын ашатып тора.  «Яшел даруханә» –  балалар үсемлекләрнең биологик патшалыгын өйрәнә торган урын, ә «Карлыган аллеясы»нда алар кара карлыган һәм миләш, чия кебек җимеш бирә торган культуралар турында белемнәрен арттыра.

Балаларның туган як табигате турында белемнәрен төркемнәрдә генә түгел, ә җәяү йөрү вакытында да формалаштырырга, әйләнә-тирәлеккә кече яшьтән үк сакчыл караш булдыруга омтылырга кирәк, дип саный мәгариф учреждениесе педагоглары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International