Галимнәр Лебяжье күлләрен экологик тернәкләндерү буенча биотехник эшләренең икенче этап проектын карады

2020 елның 18 августы, сишәмбе

Исегезгә төшерик, август ае башында Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының фәнни-техник советы вәкилләре, шулай ук Казан шәһәре Башкарма комитеты хезмәткәрләре катнашында Фәнни-техник советның киңәйтелгән утырышы уздырылган иде. Совет тарафыннан К(И)ФУ Идарә, икътисад һәм финанслар институты тарафыннан эшләнгән Кече Лебяжье, Зур Лебяжье һәм Якты Лебяжье күлләрен экологик тернәкләндерүнең икенче этап проекты каралды. Әйтергә кирәк, экопроект буенча фикер алышуга Россия Фәннәр академиясенең Күлләрне өйрәнү институты директоры Шамил Поздняков та чакырылган иде.

Экспертларның фикерләрен исәпкә алып, чарада катнашучыларга әлеге су объектларында эшләр башкаруның максатка ярашлылыгы буенча барлык кисәтүләрне һәм тәкъдимнәрне җибәрергә тәкъдим ителде.

Тәкъдим ителгән проектны караганнан соң, галимнәр берничә фикер белдерде. Шулай итеп, ТР Фәннәр академиясенең Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану проблемалары институты вәкилләре «күлләрне биотехник рекультивацияләү эшләрен үткәрү концепциясен җитәрлек дәрәҗәдә нигезләнмәгән дип санарга кирәк» дип билгеләп үтте. Ш.Р. Поздняков, үз чиратында, су объектына тискәре йогынтыны булдырмас өчен, төп режимнарны (гидрологик, гидрохимия, гидробиологик) һәм Лебяжье күлләренә, шулай ук Юдино карьерына булган антропоген йөкләнешне тикшереп, өстәмә мониторинг үткәрергә тәкъдим итте. Шулай ук Россия галиме күлгә су төбе катламнарын кертү өлешендә куркыныч барлыгын белдерде, нәтиҗәдә, сыек эремәнең суга утыруы берничә елга сузылырга, бу исә объект экосистемасында начар чагылыш табарга мөмкин. Моннан тыш, россия экспертлары фикеренчә, бу сулыкта төрле экологик хәлләрне математик модельләштерү ысулы белән фаразларга кирәк.

Каралган проект турында КДАТУ ЮҺБ ФДБМУ доценты Н.М.Красникованың да үз бәяләмәсе бар. Фән эшлеклесе фикеренчә, әзерләнгән проектта су җыюның еллык динамикасы, биот торгызу өчен органик һәм органик булмаган табигать торгызучыларның концентрациясе, боз режимы турында белешмәләр, шулай ук сулыкның тереклек итү өчен сәләтле булу-булмавы турында мәгълүмат юк. «Хәзерге вакытта сулыкның су балансы турында төгәл күзаллау булдыру зарур һәм экологик тернәкләндерү мәсьәләсен күтәрергә иртәрәк әле», - дип ассызыклады Наталья Красникова.

К(И)ФУ вәкилләре дә үз искәрмәләрен юллады: «Сулыкларда барлыкка килгән торышны исәпкә алып, тәкъдим ителә торган биотехник эшләр исемлеген нигезләгән проект документлары юк».

Белгечләр бәяләмәсеннән күренгәнчә, Идарә, икътисад һәм финанслар институты тарафыннан эшләнгән Кече Лебяжье, Зур Лебяжье һәм Якты Лебяжье күлләрен биологик тернәкләндерүнең икенче этап проектын гамәлгә ашыру әлегә иртәрәк. Су объектына табигый шартларда тернәкләнү мөмкинлеген бирергә кирәк, дип саный галимнәр.

Экологлар, үз чиратында, күлләргә антропоген йогынтыны киметү һәм табигать саклау законнары кысаларында тиешле контрольне үтәү буенча чаралар үткәрүне дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International