23 августта «Чиста уеннар» квест-уенында катнашырга чакырабыз

2020 елның 14 августы, җомга

«Татарстан Республикасы балалар оешмалары советы» төбәк иҗтимагый оешмасы, «Чиста булачак» республика яшьләр оешмасы белән берлектә, «Чиста уеннар» квест-уенында катнашырга чакыра.

Чара 2020 елның 23 августында Казанда 4 мәйданчыкта узачак: Константиновка бистәсе территориясендә, Рус-Алман Швейцариясе территориясендә, Түбән Заречье пляжында, шулай ук Казансу елгасы буендагы Гаврилов урамында.

 «Чиста уеннар» – ул халыкара экологик белем бирү проекты, ул яшьләр арасында экологик яшәү рәвешен популярлаштыруга, территорияләрне интернет технологияләр кулланып җыештыру буенча квест-уенда катнашуга юнәлтелгән. Чара анда катнашучыларга әйләнә-тирә мохитне саклауга өлеш кертергә һәм чүп-чарны аерым җыю нигезләрен өйрәнергә мөмкинлек бирә.

Чарага йомгак ясау һәм җиңүчеләрне бүләкләү Горький паркында узачак.

Белешмәләр өчен телефон: 8-987-231-14-01 Диләрә Сатикова – Татарстанда «Чиста булачак» РЯО җитәкчесе.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International